Пушкин әкиятләре белгечләре (6+)

4 июнь көнне 17 нче санлы китапханәдә җәйге мәктәп яны лагере балалары өчен Александр Сергеевич әсәрләре буенча «Пушкин әкиятләре белгечләре» турниры үткәрелде. 

Әңгәмә барышында яшь кунаклар шагыйрь турында кызыклы фактлар белде. Балалар, ике командага бүленеп, үзара ярышты һәм һәр дөрес җавап өчен жетоннар алды. Алар актив рәвештә «Без Пушкин әкиятләрен яратабыз» викторинасы сорауларына җавап бирде. Нәтиҗәдә, укучыларның язучының әкиятләрен яхшы белүләре ачыкланды. Шуннан соң балалар дус-тату һәм күңелле рухта тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды. Укучыларга аеруча «Тылсымлы әйберләр ярминкәсе» уены ошады, анда катнашучылар төрле атрибутлар буенча әлеге әйбер очрый торган әкиятне танып әйтергә тиеш булды. Балалар зур мавыгу белән «Балык, кап, кап»  уенында катнашып, балык җыюда ярышты. 
Чара нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр командасы ачыкланды һәм алкышларга күмелде. Турнирда катнашучыларның барысын да татлы күчтәнәчләр белән сыйладылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: